"Татар-информ"да халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы турында сөйләячәкләр

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

18 апрельдә  «Татар-информ» агентлыгында IV халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасына багышланган матбугат конференциясе була.

Журналистларның сорауларына ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, III Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының Гран-при иясе (2005 ел), Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфә һәм массакүләм коммуникацияләр институтының 1нче курс студенты Айдар Шәйхин, IV халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы катнашучысы (2016), Австралия математика һәм фән мәктәбе укучысы Абаси Ирфан җавап бирә.

Матбугат конференциясендә катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша узарга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International