Минзәлә педагогия көллиятендә нәфис сүз бәйгесе

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга 130 ел тулуга багышланган айлык кысаларында Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында12-14 апрельдә Гөлшат Зәйнәшева шигырьләрен укуга багышланган нәфис сүз бәйгесе уздыру планлаштырылган иде. Бүген, ягъни 12 нче апрельдә, шул бәйгенең беренче көне бәйрәм төсендә билгеләп үтелде. Балалар бакчаларыннан килгән нәниләр, мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары, якташ шагыйрәбезнең шигырьләрен сөйләделәр, хәтта үз чыгышларын җырлар, биюләр белән бизәп тә җибәрделәр. Образга туры китереп сайланган костюмнар бәйгегә бәйрәм яме өстәде. Ярышта катнашкан һәр балага – сертификат, җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International