Дәүләт инклюзив белем бирү идеясен алга сөререгә тиеш, дип белдерде 14 апрель “Туры линия” барышында Россия Президенты Владимир Путин, Россиядә аутизм белән авыручы кешеләргә ярдәм фондын җитәкләүче Авдотья Смирнова соравына җавап биреп.
“Мәгариф турында”гы закон буенча белем алу мөмкинлеге барлык балалаларга гарантияләнсә дә, бөтен төбәкләрдә диярлек мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында аутизм белән авыручы балаларның әти-әниләрен кире кагалар. Закон андый балаларга инклюзив белем бирү өлешендә тулы көченә эшләсен өчен нишләргә кирәк, дип сорады Авдотья Смирнова Илбашыннан.
“Сез законның ул өлештә эшләмәвенә игътибарны юнәлттегез. Эш бездә түгел, ә җәмгыятьнең тулаем инклюзив белем бирүгә әлегә, ни үкенеч, әзер булмавында. Дәүләт андый кешеләргә, сезнең кебек, ярдәм итәргә һәм инклюзив белем бирү идеясен алга сөрергә тиеш. Өстәвенә, аутизмлы балалар бу ярдәмгә лаек. Алар еш кына сәләтле була!”
РФ Президенты андый гаиләләргә һәм балаларга булышу заруриятенә басым ясап, бу юнәлештә актив эш алып барылачак, дип ышандырды.