Казанда "Тоталь диктант" яздылар

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

16 апрельдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында төрле яшьтәге йөзгә якын кеше "Тоталь диктант" халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә катнашты. Быел диктант тексты авторы балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев булды. Диктант өчен "Этот древний-древний-древний мир" трилогиясенең "Вкратце об истории Олимпийских игр" дигән 2нче өлеше сайлап алынган иде. Текстны исә Казанның танылган телетапшырулар алып баручысы Мария Веденеева әйтеп яздырды.

Башта катнашучыларның һәркайсына бланклар белән каләмнәр өләшенде. Акция башында оештыручылардан экраннан видеоролик - шаян яңалык видеорепортажы күрсәтелде. Аннары анкета тутыру кагыйдәләре аңлатылды. Диктант язарга килгәннәрне язучы Андрей Усачев үзе видеоролик ярдәмендә сәламләде, текстны укыды. Аннары Мария Веденеева текстны әкрен генә, җөмләләрне күп тапкыр кабатлап, укырга кереште.

Диктант нәтиҗәләрен исә 20 апрельдән соң totaldict.ru сайтыннан белешергә була.

Искәртеп үтик: "Тоталь диктант" - теләгән һәркем өчен бушлай диктант язу рәвешендә ел саен уздырыла торган мәгариф акциясе. Россия территориясендәге 480 торак пунктта бүген акция уздырыласы мәйданчыклар ачык булып, 85 төбәкнең 83ен колачлады. "Тоталь диктант"ның бүген шулай ук 68 илнең 252 (былтыр - 153) шәһәрендә дә үткәрелүе билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International