Г.Тукайга багышлап, "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" республика вузара шигърият бәйрәме уздырыла

2016 елның 16 апреле, шимбә

14 апрель көнне сәгать 11дә КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Габдулла Тукайга багышлап, "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" республика вузара шигърият бәйрәме уздырыла. Аны югарыда телгә алынган институтның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге татар тел белеме кафедрасы оештыра. Чарада республиканың урта махсус һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен яки аларның төрле телләргә тәрҗемәләрен, шулай ук бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International