Апрель...Апрель дөньяга Тукайны бүләк иткән ай. Шуңа күрәдер, мөгаен, апрель аен зур дулкынлану белән көтеп алабыз. 16 апрельдә “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!” исеме астында марафон үтте. Районыбыз бик күп кунаклар кабул итте. Марафонны 7 номерлы мәктәптә “Туган тел, тәндә- җанда калсын, ана сөте булып гомергә” исеме астында башлап җибәрделәр. Эстафетаны 2 мәктәп “Син минем тере тарихым, Син минем киләчәгем!” исеме астында дәвам итте. Күңелләрне җилкендереп, балачакка юлны “Тукай, Тукай, Синең әкиятләрне укый, Туган халкым әле бүген дә!” исеме астында, 3 мәктәп кунакларны тагын бер кат Тукай әкиятләренә алып кайтты. Арча шәһәре 1 нче урта мәктәбе коллективы “Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы” шигыре астында Тукайның үсмер чакларын сурәтләделәр. Марафонны Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте дәвам итте. “Әммә ләззәтле дә соң яшерен сөю, яшерен газап” исеме астында Тукайның яшьлек елларын гәүдәләндерделәр. Кунакларыбыз юлларын дәвам иттеләр.Аларны 5 гимназия коллективы “ Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген” девизы астында халкыбызның җырлы- биюләре белән марафон кунакларының күңелен күтәрделәр. Язучылар,журналистлар, шагыйрьләр, композиторлар, укучыларның талантларына исләре китеп йөрде. Марафончыларчыларга Арча үзәгендә йөгерешчеләр кушылды. Марафон ахырында, Арча үзәгендә оештырылган мәйданчыкта, марафончылар Тукай рухын искә алдылар, иҗатына мәдхия укыдылар. Марафонда катнашкан һәр кешенең күңелендә чиксез шатлык, бәйрәм рухы, якташыбыз белән горурлану хисләре чагыла иде. Марафон флеш-моб белән тәмамланды.