Казанда шәһәр яны лагерьларына юлламаларның 80 проценты броньланган

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Казан балаларының быел җәйге ялына каралган шәһәр программасын финанслауга 246 млн сум акча каралган, бу исә былтыргыдан 6,5 процентка артыграк. Лагерьларда эшләячәк педагогларга 24 мең сум айлык хезмәт хакы түләнәчәк, ул исә 2015 елдагыдан 15 процентка югары.

Балаларның зарыгып көткән ялын истә калырлык файдалы итеп үткәрүгә ихтыяҗлар буенча 45 профильле 18 көнлек сменалар әзерләнгән, мисалга, спорт, иҗат, яшьләр лидерлары, медиа-контент булдырып, идарә итү һ.б.лар. Балалар арасында бәйлелекне профилактикалау, сәламәт тормыш рәвеше алып бару юлына бастыру, ГТО нормаларын кертү кебек программалар бөтен лагерьларда да гамәлдә булачак. Быел җәйге квест бик мавыктыргыч булыр дип күзаллана.

Шул рәвешле, барысы 28 мең 110 баланың җәйге ялын оештыру ниятләнә. Казанда шәһәрдән читтә 24 лагерь бар, шуларның 14е – муниципаль (алар “Ял” шәһәр үзәге карамагында), калганнары – предприятиеләр һәм оешмаларныкы. Шәһәрдән читтәге лагерьларда 9990 бала ял итәчәк, муниципаль лагерьларда – 8304, физик культура һәм спорт комитеты лагерьларында - 1685, Краснодар краенда – 3000ләп. 

Балалар үзләрен борчыган теге яки бу мәсьәлә буенча тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 297-36-02 "ышаныч телефоны"на шалтырата ала. Юлламалар мәсьәләсендә 590-24-82, 590-06-83 номерлары буенча шалтыратасы.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов бүген мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казанда балаларны җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек һәм сезон үзенчәлекләре белән докладында таныштырып, кызыклы мәгълүматлар китерде. Аеруча “Нармонка”, “Заречье”, “Ново Юдино” һ.б. исемдәге лагерьларның төзекләндерелә яки төзелә торган корпуслары һ.б. объектлары турында бәян итте. Аның сүзләренчә, республиканың ел әйләнәсе эшли торган “Идел”/“Волга” лагере кебек, муниципалитетның үзендә “Заречье” лагере шундый функция үти башлый һәм елына 7000гә кадәр кешене кабул итәргә сәләтле була.

Хәзерге вакытта балаларның шәһәрдән читтә лагерьларда ялына юлламалар алуга исемлек төзелә, чынлыкта, юлламаларның 80 проценты инде броньлау узган. Кайбер лагерьларда 1 урынга 2шәр заявка бирелгәннәре дә бар. Юлламалар 16 майдан бирелә башлый, димәк, ул көнгә кадәр юллама калуы – икеле. Юллама бәясе муниципаль лагерьларда 15 мең сумлап тора, әмма ата-аналар аның бәясенең 26 процентын гына түли (калганын республика бюджеты каплый), бу исә аларга, лагерьның мөмкинлекләренә карап, 3,5 – 4,5 мең сумга төшә, дип сөйләде Сергей Миронов.

Лагерьлар мәсьәләсендә Илсур Метшин, башка төбәкләрдән аермалы буларак, без лагерьларыбызны югалтмадык, алар урынына коттедж бистәләре салырга бирмәдек, дип билгеләп үтте. Лагерьларда совет чорының яхшы традицияләре сакланды, балалар анда әйбәт тәрбия мәктәбе уза, спортка, иҗатка тартыла, талантлары ачыла, дуслары ишәя, дип уңай якларны барлады. “Ел саен ниндидер яңа креатив чаралар, кызыклы идеяләр табыла, вожатыйлар мәктәбе һәм профильле сменалар уздырыла – бу исә эшнең системалы оештырылуы һәм зур теләк белән эшләүләре турында сөйли”, - дип нәтиҗә чыгарды шәһәр башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International