ТР Президенты: "Инновацион иҗат үзәкләрендә ил өчен кирәкле компетенцияләрне үстерәбез"

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Бүген Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ ның сәләтле балалар өчен инженерлык лицеенда яңа Яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре тантаналы төстә ачылды. Шулай итеп, берьюлы шундый дүрт мәйданчык ачылды. Инженерлык лицееннан тыш, алар Әлмәттә, Чаллыда һәм "Kazan-Arena" стадионында «КидСпейс» балалар һөнәрләр шәһәре базасында ачылган.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың икътисад министры Артем Здунов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары - статс- сәркатиб Олег Фомичев, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, фән-техника өлкәсендә Кече предприятиеләрне үстерү фондының күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник, Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры вазыйфаларын башкаручы Иван Федотов катнашты.

Яшьләр инновацион иҗат үзәге - заманча җиһазланган һәм махсус программа белән тәэмин ителгән мәйданчык. Әлеге үзәкнең төп максаты - балаларда һәм яшьләрдә табигый фәннәргә һәм заманча технологияләргә, фәнни-тикшеренү һәм инновацион эшчәнлеккә кызыксыну уяту, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына заманча җиһазлардан куллану мөмкинлеге тудыру.

Казан, Әлмәт һәм Чаллыда үзәкләр ачылу тантанасы  онлайн режимда бер үк вакытта булды диярлек. Татарстан Президенты КНИТУ-КАИ инженерлык лицее Яшьләр инновацион иҗатының яңа үзәге залында үзәкләрне эшләтеп җибәрүгә старт бирде. "Без максатыбызга таба барабыз, бәлки алай ук тиз дә түгелдер, әмма заманча ил өчен кирәкле компетенцияләрне үстерәбез, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Бу көндәшле булу һәм бу юнәлешләрдә үз позицияләрен биләү өчен яшьләргә зур перспектива. Республика барлык башлангычларда да ярдәм итте һәм булышачак", - диде ТР Президенты.

"Бу мәйданчыкка барлык округлардан, республика һәм Казан мәктәпләреннән яшьләрне чакырачакбыз. Безнең Татарстан мәктәпләре, университетлары һәм башка мәгариф учреждениеләре белән эшләү буенча бер елга якын тәҗрибәбез бар. Бу мәйданда укучыларны техник иҗат буенча бер вакытлы мастер-класска чакырабыз. Шулай ук биредә робот техникасы, программалаштыру, лазер технологияләре буенча 3D-модельләштерү һәм башка юнәлешләр буенча серияле мастер-класслар, курслар, түгәрәкләр узачак", - дип сөйләде журналистларга КНИТУ-КАИ инженерлык лицее Яшьләр инновацион иҗаты үзәге директоры Ярослав Кончаков.

Искәртеп үтик: КНИТУ-КАИ ның сәләтле балалар өчен инженерлык лицее - инженерия юнәлешендә гомуми белем бирү буенча махсуслашкан учреждение. Лицей республика икътисадының инновацион үсешен тәэмин итәргә сәләтле югары квалификацияле инженер кадрлары әзерләү системасы звеносы буларак карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International