Татарстан янә "Тоталь диктант-2016" халыкара акциясенә кушыла

2016 елның 16 апреле, шимбә

үген сәгать 15.00да Татарстанда белем дәрәҗәсен тикшерү буенча "Тоталь диктант-2016" халыкара акциясе үткәрелә. Теләгән барча кеше Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск һәм Иннополис шәһәрләрендә диктант яза ала.

Казандагы мәйданчыклар:

Вахитов районы:
КФУ (Казан федераль университеты), Кремль ур., 18;
Халыклар дуслыгы йорты (Татарстан Халыклары ассамблеясы) Павлюхин ур., 57;
КНИТУ-КАИ (А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты), Зур Кызыл ур., 11;
КДМУ (Казан дәүләт медицина университеты), Бутлеров ур., 49;
«Реальное время» газетасы редакциясе, Академия ур., 2;
Циферблат» мәйданчыгы, Щапов ур., 47;
«IТ-Парк» югары технологияләр технопаркы, Петербург ур., 52.

Яңа Савин районы:
«Navigator\campus» роботехнопаркы, Мусин ур., 61в.

Мәскәү районы:
«Татар-информ» МА, Декабристлар ур., 2, брифинг-зал. Бу мәйданчыкта танылган телетапшырулар алып баручы Мария Веденеева диктантны әйтеп яздырачак. Федераль оештыручылар сайты буенча теркәү узарга мөмкин, диктант язарга теләүчеләргә исем-фамилияләрен pr@tatar-inform.ru. адресына да җибәрергә кирәк.

Совет районы:
Казан кооператив институты, Николай Ершов ур., 58.

ТРның Югары Ослан районы:
Иннополис югары технологияләр шәһәре.

Чаллы каласы:
КФУ Инжиниринг үзәге, Тынычлык проспекты, 13А.

Түбән Кама:
Казан инновацион университетының (ИУЭП) Түбән Кама филиалы, Шинниклар проспекты, 44 б.

Әлмәт:
КНИТУ-КАИ Әлмәт филиалы, Төзүчеләр проспекты, 9 б.

Бөгелмә:
КНИТУ-КАИ Бөгелмә филиалы, Кызыл Армия ур., 9.

Алабуга:
КФУ Алабуга институты, Казан ур., 89.

Лениногорск:
2 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе, М.Моряков ур., 4.

Татарстанда диктантларны ТР рус теле укытучылары берләшмәсе, вузлар һәм ТР иҗтимагый оешмалары филологлары тикшерәчәк.

Казанда "Тоталь диктант" ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Мәгълүмати партнерлар: «Татар-информ» МА һәм «Инде» интернет-журналы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International