Казанда уздырылачак “Интеллектуаль яз” фестивалендә 40 команда катнаша

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 15 апрель көнне, “Студентлар язы” республика фестивале кысаларында Казанда IT-паркта “Интеллектуаль яз” фестивале уздырыла.

Чарада Татарстанның югары уку йорты студентлары, брейн-клублар, студентларның фәнни җәмгыятьләре, дәүләт хакимияте вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә.

Быелгы “Интеллектуаль яз” кабул ителгән гаризалар саны буенча рекорд куйган: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һ.б. шәһәрләрдән җәмгысе 40 команда фестивальдә катнашырга теләк белдергән.

Дүртенче мәртәбә оештырыла тоган бу чара интеллектуаль уеннар рәвешендә үткәрелә. Традицион рәвештә, ул 3 турнирдан тора: “Сайлау хокукы”, “Эрудит-квартет” һәм “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”.

Фестиваль, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм студентлар арасында фәнне популярлаштыру максатыннан, оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International