20-22 апрельдә Казанда педагогик көллият базасында узучы “Ел тәрбиячесе - 2016” республика конкурсының финалы тәмамланып килә. Бәйгедә җиңү өчен Татарстанның 40 иң яхшы педагогы көрәште. Финалга чыккан катнашучылар үзләренең иҗатларын һәм һөнәри осталыкларын ике сынауда күрсәтә: “Мастер-класс” һәм “Түгәрәк өстәл”.Бүген "Мастер-класс" нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип табылган 15 тәрбияче исеме билгеле булачак.