ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институтында булды

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институтында булды. 

Сәфәр барышында кунаклар институтның фәнни эшчәнлеге, институтның материалларны өйрәнү өлкәсендәге казанышлары, заманча фәнни-җитештерү җайланмалары һәм аз тоннажлы җитештерү белән таныштылар, шулай ук белгечләр белән әңгәмә кордылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов югары технологияле фәнни-җитештерү комплексларын карап чыкты.  Аны аддитив технологияләр алымы белән катлаулы двигательләр әзерләү өчен җайланмалар һәм лазер гибрид эретеп ябыштыру комплексы аеруча кызыксындырды.

Институтның генераль директоры, РФА академигы Евгений Каблов институтның материаллар һәм яңа технологияләр булдыру эшчәнлеге турында сөйләде. Кунакларга биредә эшләнгән металл-порошок композицияләрдән аддитив технологияләр ярдәмендә әзерләнгән детальләр үрнәкләрен күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов тагын институның полимер композицион материаллар эшләнмәләренә аерым игътибар бирде.   

Евгений Каблов хәбәр иткәнчә, авиацион һәм ракета-космос сәнәгате предприятиеләре ихтыяҗлары өчен биредә барлыгы 300 марка полимер композицион материал әзерләнә.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанда институтның филиалын булдыру буенча киләчәк адымнар турында фикер алышуга багышланган киңәшмәдә катнашты. Аның барышында яклар фәнни-техник хезмәттәшлек йомгаклары һәм перспективалары, гамәлдәге уртак проектларны гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы предприятиеләре тарафыннан югары технологияле инновацион продукцияне үзләштерү этаплары турында фикер алыштылар.  

Ахырда Татарстан Президенты институт казанышларына югары бәя бирде һәм аның илебез сәнәгатен үстерү өчен кирәкле материаллар җитештерүдәге аерым ролен билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International