25 апрельдә сәгать 10да Казандагы “Корстон” комплексында милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулуга багышланган “Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дигән халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы була. Конференциядә Россия төбәкләреннән, шулай ук Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Иран, АКШ кебек чит илләрдән галимнәр, гыйльми хезмәткәрләр катнашуы көтелә.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, Тукай шәхесе – татар мәдәниятенең, әдәбиятының үзәге. Шуңа шагыйрьнең иҗатын өйрәнү, аңа кагылышлы элек билгесез булган мәгълүматларны фәнни әйләнешкә кертү, даими рәвештә, алып барыла. Быел татар әдәбияты классигының тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар ТР Фәннәр академиясенең гуманитар институтларында гамәлгә ашырыла. Югарыда телгә алынган конференция – шуларның берсе, дип тәгаенләде Дания Заһидуллина.
Әлеге фәнни чара ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Халыкара төрки академия (Астана, Казакъстан), ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы тарафыннан оештырыла.
Конференциядә катнашучыларны теркәү сәгать 9да башлана. Пленар утырыш сәгать 1нче яртыга кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла. Тукай иҗаты, аның замандашлары хакында сөйләшү, фикер алышу 3 секциягә бүленеп, сәгать 2дән 5кә кадәр була.
Чарага чакырулы шәрәфле кунаклар арасында Халыкара Төрки академия президенты Дархан Кыдырали, Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясе вице-президенты Иса Габиббейли, Кыргызстан Республикасы Милли фәннәр академиясе вице-президенты Абдылдаҗан Акматалиев, Төркмәнстан Фәннәр академиясенең Мәхмүтколый исемендәге Тел һәм әдәбият институты директоры Гызылгөл Кыясова, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов һ.б. бар. Алар үзләре яшәгән илләрдә, төбәкләрдә эшләп килгән фәнни үзәкләрнең Тукай иҗаты, аның төрки дөньяга йогынтысы турында соңгы елларда алып барган эзләнүләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итәр дип көтелә.
“Гомумән, без бу конференцияне Тукай иҗатын төрки дөнья фонында караган зур бәйрәм итеп кенә түгел, Татарстанның һәм галимнәренең төрки дөнья белән багланышларын ныгытуга, фән, мәдәният өлкәләрендә аерым бер уртак проектларны башкаруга яңа бер омтылыш биргән чара буларак кабул итәбез”, – дип билгеләп үтте Дания Заһидуллина.
Бүгенге матбугат конференциясендә катнашкан ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин сүзләренчә, соңгы 5 елда Тукайга багышланган чаралар аеруча зурлап, шактый югары дәрәҗәдә үткәрелә. Ул үзе җитәкләгән институтта китаплар әзерләп бастыруга бәйле эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды.
Габдулла Тукай әсәрләреннән торган академик басманың берече томнары бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан дөнья күргән булса, быел – соңгы 5-6 томнары. Басманы әзерләү барышында “Уклар”, “Әлгасрелҗәдид”, “Яшен”, “Ялт-йолт” журналлары, “Фикер”, “Әлислах” газеталарының һәр саны, Тукайның 1907-1914 елларда басылган 33 китап-җыентыгы, текстологик яктан җентекле тикшерелеп, текстлар шагыйрь язганча үзгәртелмичә, тел һәм стиль үзенчәлекләре сакланган хәлдә, фәнни әйләнешкә кертелгән. Элеккеге басмаларда төрле сәбәпләр белән кыскартылган яки бөтенләй төшереп калдырылган текстлар торгызылып, әсәрләр яңа төс алган. Басманың фәнни мөхәррире һәм җитәкчесе – югарыда телгән алынган институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев.
Моннан тыш, Ким Миңнуллин сөйләвенчә, “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” җыентыгының беренче чыгарылышы дөнья күргән. Ул да Габдулла Тукайга багышлана. Әлеге җыентыкта Тукайның шәхесен, аның иҗатын төрле яклап өйрәнүгә хезмәт иткән, фәнгә аз билгеле материалларны туплау, шәрехләү мәсьәләләрендә омтылыш ясалган. “Габдулла Тукай фотографияләрдә” китабында, исеменнән күренгәнчә, шагыйрьнең иң беренче фотосурәтләреннән башлап (Җаек чоры) Клячкин хастаханәсендә төшерелгән соңгыларына кадәр урын алган. Шулай ук Тукайны соңгы юлга озату күренешләре дә бар. “Уйлар Тукайга илтә” китабында киң әдәби-гыйльми җәмәгатчелек тарафыннан югары бәяләнгән каләм ияләренең Тукайга мөнәсәбәте, иҗатларының шагыйрь белән уртак, аерымлы яклары, әдәби күчемлелек кебек мәсьәләләр чагылыш тапкан.