21-23 апрельдә казанлылар һәм башкала кунаклары "Наш Татарстан" - "Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумы финалында була, шулай ук проект менеджментына багышланган интенсив мәгариф программасында катнаша ала.
21 апрель көнне сәгать 10.00да IT-паркта форум ачыла. Чара кунаклары - ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.
Форумда 1195 проект арасыннан сайлап алынган иң яхшы 42 се тәкъдим ителәчәк. Анда катнашу өчен http://forumtatarstan.ru сайтында теркәлү зарур.
"Безнең Татарстан" - "Наш Татарстан" Республика яшьләр форумы ел саен төп яшьләр мәйданчыгы булып тора, анда теләсә кайсы яшь кеше һәм аның командасы проект тәкъдим итә һәм яклый, проектны гамәлгә ашыру өчен тарафдарларын таба алачак, җәмәгать һәм дәүләт ярдәменә ия, шулай ук проект эшчәнлеге буенча кыска вакытлы курслар уза һәм экспертлар, белгечләрдән консультация алачак. Форумны 2010 елдан башлап ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ТР Яшь галимнәр һәм белгечләрнең төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте, "ТР Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы белән бергәлектә оештыра. Форумның оештыру комитеты рәисе - Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков.
Республика яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар, өйрәнү һәм ярдәм күрсәтү өчен, республиканың профильле министрлыклары, ведомстволары, фәнни-тикшеренү оешмалары һәм предприятиеләренә җибәреләчәк.