22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Җиңүчеләрне тәбрикләгән Римма Ратникова быелгы олимпиадада 12,6 меңнән артык бала катнашуын билгеләп үтте. Ул шулай ук 12 чит илдән катнашучылар булуын, шуңа шатлануын белдерде. “Халкыбыз Җир шары буйлап сибелеп яши, телебезне белә, онытмый. Чит илдән килеп, олимпиадада катнашучы балаларга авыррак булуын да аңлыйбыз, - диде ул һәм залда утыручыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары исеменнән тәбрикләде. – Сез бәлки барыгыз да тел белгечләре, укытучылар булмассыз. Әгәр дә гаиләгездә татар телендә сөйләшсәгез, бу безнең өчен бик зур уңыш булыр иде”.
Рәдиф Җамалетдинов “Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче” номинациясендә җиңүчеләрне котлады. Аның белән бергә сәхнәгә 2014-2015 елларда олимпиадада катнашып, җиңү яулаган Айдар Шәйхин, Илүзә Гайфуллина, Юто Хисияма (Япония) да күтәрелде. Институт директоры исә аларның татар телен өйрәнү буенча белем алуын, быелгы җиңүчеләрне дә КФУда укырга көтүләрен ассызыклады.
Җиңүчеләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов котлады һәм чарага килгәннәре өчен рәхмәт белдереп: “Әлеге балалар үз туган җирләренә кайткач, урыннарда татар телен тагын да җәелдерү юнәлешендә эшләр, башка балаларны, туганнарын, дусларын, әти-әниләрен бу эшкә тартыр”, - дигән ышанычын баглады.
Ринат Закиров исә бөтен дөньяга сибелгән татарларны татар теленең бер урынга — Казанга туплавын билгеләп үтте.
Разил Вәлиев: “Сез нинди булсагыз, безнең милләтебез киләчәктә шундый булачак. Чит телләрне белү — байлык, туган телне белү — бәхет”, - диде һәм, җиңүчеләрне тәбрикләп, Габдулла Тукай, туган телгә багышланган шигырь укыды.
Олимпиаданың финалында 500 укучы чыккан. Алар арасында Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең 12 төбәгеннән, Япония, Канада, Франция, Австралия, Таҗикстан, Казакъстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Кыргызстан, Азербәйҗан кебек илләрдән дә катнашучылар булган.
Гран-прига исә Финляндиядән Хакен исемендәге мәктәп студенты Наил Бәдретдин лаек дип табылды. Татарстан данын яклаган Казаннан 27 нче номерлы татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Зилә Мөбарәкшина да олимпиаданың иң югары бүләгенә ия булды. Аларның икесенә бүләкне министр Энгель Фәттахов тапшырды.
“Без бу олимпиаданы дүртенче тапкыр үткәрәбез һәм дөресен әйтергә кирәк, елдан-ел ул эчтәлеге ягыннан да, күләме ягыннан да үсә бара. Киләчәктә читтән торып үткәрелә торган турны башкачарак уздырырга ниятлибез. Ул турны урыннарга барып үткәрербез, балаларга җибәрелгән материаллары буенча гына бәя бирмәбез, - диде министр киләчәккә булган планнар белән уртаклашып. – Безнең татар телебез бик бай һәм матур. Әгәр дә без аны киләчәктә сакларга тырышмасак, кулланмасак, шартлар тудырмасак, бу бернинди кысаларга да сыймас иде”, - диде ул.
Зилә Мөбарәкшина үзе өчен бу җиңүне иң зурысы булын ассызыклап, киләчәктә дә туган телне өйрәтүче мөгаллим булырга теләвен, туган телгә һәм милләткә хезмәт итәсе килүен белдерде.
Наил Бәдретдин, үз чиратында, белем ярышын оештыручыларга рәхмәт җиткерде.
Зиләгә камзул, калфак, Наилгә исә чапан белән түбәтәй бүләк ителде. Сүз уңаеннан, тантанада катнашкан барлык укучылар да чарага кызлар ак калфактан, егетләр ак түбәтәйдән килгән иде.
Татар мәктәпләре арасында беренче урынны алучылар түбәндәгеләр: Сөмбел Газизова (8 нче сыйныф, Актаныш районы), Нәргизә Юзеева (9 нчы сыйныф, Саба районы), Адилә Вилданова (10 нчы сыйныф, Актаныш районы), Зәйнәп Шахвәлиева (11 нче сыйныф, Казан шәһәре).
Рус мәктәпләрендә татар төркемнәрендә белем алучылар арасында беренче урынга Миләүшә Галләмова (8 нче сыйныф, Әлки районы), Алсу Хәмидуллина (9 нчы сыйныф, Азнакай районы), Диләрә Җамалетдинова (10 нчы сыйныф, Казан шәһәре), Әлфия Йосыпова (11 нче сыйныф, Мамадыш шәһәре).
Рус төркемнәрендә укучы балалар арасында беренчеләр исемлегендә Ангелина Нефедова (8 нче сыйныф, Биектау районы), Диана Казакова (9 нчы сыйныф, Казан шәһәре), Екатерина Улитина (10 нчы сыйныф, Кайбыч районы), Екатерина Спиридонова (11 нче сыйныф, Казан шәһәре).
РФның гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында беренче урыннарга Алсу Даутова (8 нче сыйныф, Оренбург өлкәсе), Аделина Ганиева (9нчы сыйныф, Башкортстан Республикасы), Рөстәм Нәфыйков (10 нчы сыйныф, Удмуртия Республикасы), Ландыш Кдрасова (11 нче сыйныф, Чувашия Республикасы) лаек булды.
ТР һәм РФ татар филологиясе югары уку йортларының татар филологиясе буенча белем ала торган студентлары арасында беренче урынны Рәмзия Шәфикова (КФУ), ТР һәм РФ татар филологиясе югары уку йортларының татар филологиясе буенча белем алмый торган студентлары арасында Ринат Рәүпов (Санкт-Петербург дәүләт педиатрия медицина университеты) алды.
Чит ил мәктәп укучылары һәм студентлары арасында беренчелек Ранил Сәгыйтовка (Казакъстан Республикасы) бирелде.
Тантана татар телендә җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар каршында Алсу Әбелханова, Рөстәм Асаев, Артур-Марат дуэты кебек танылган җырчы сәнгате осталары, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары һ.б.лар чыгыш ясады. Тантана барысының бергә “Туган тел” җырын аягүрә басып башкару белән тәмамланды.