Казанда “Ел тәрбиячесе” республика конкурсының йомгаклау өлеше тәмамланды

2016 елның 22 апреле, җомга

Казанда “Ел тәрбиячесе” республика конкурсы финалы тәмамланды. Конкурсның йомгаклау өлеше сынаулары Казан педагогика көллиятендә узды. Зона этаплары җиңүчеләре – “Ел тәрбиячесе” конкурсының 40 финалисты “мастер-класс” һәм “түгәрәк өстәл” сынауларында иҗадилыгын һәм һөнәри осталыгын күрсәтте. "Мастер-класс” кысаларында тәрбиячеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү буенча авторлык технологияләрен, методикаларын, иҗади табышларын тәкъдим итте. Шулардан иң күп балл җыйган 15 конкурсант сынауны “түгәрәк өстәл”дә дәвам итте. Аның кысаларында тәрбиячеләр мәктәпкәчә белем бирүнең заманча тенденцияләре турында фикер алышты.  Республика конкурсында җиңүче исеме 25 апрельдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International