Татарстанның ел тәрбиячесе Казанның 380нче балалар бакчасында эшли

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

25 апрельдә  Республика белем бирүнең сыйфаты мониторингы үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Ел тәрбиячесе" республика конкурсын ябу  һәм нәтиҗәләр чыгару тантанасы булды.

Конкурс чаралары 20-22 апрельдә Казан педагогика көллияте базасында үтте. "Ел тәрбиячесе" конкурсының зона этапларында җиңгән 40 кеше "Остаз дәресе" номинациясендә үзләренең авторлык технологияләре, алымнары, иҗади тапкырлыклары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә һөнәри осталык дәрәҗәсен күрсәтте. "Остаз дәресе" нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы 15 тәрбиячесе исеме мәгълүм булды.

22 апрельдә алар түгәрәк өстәл эшендә катнашты, анда дискуссия барышынла мәктәпкәчә белемне үстерүнең заманча тенденцияләре турында фикер алышты.

Республика конкурсында беренче урынны Казанның Яңа Савин районының 380нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Мөхәммәтҗанова яулады. Икенче урында - Түбән Камадан 82нче балалар бакчасы педагог-психологы Алия Баһаутдинова. Ә өченче урынны Алабуга муниципаль районынынң 20нче балалар бакчаса музка җитәкчесе Наталья Короткая алды. Беренче урынга лаек булган тәрбияче "Россиянең ел тәрбиячесе" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International