"Иң яхшы музей" республикакүләм конкурсы нәтиҗәләре билгеле

2016 елның 3 мае, сишәмбе

Идел буе федераль округында узган "Победа" иҗтимагый проекты кысаларында үткәрелгән "Иң яхшы музей" (музей экспозиции) республикакүләм конкурсына йомгак ясалды.  1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әлеге конкурста мәктәп, көллият һәм техникумнар катнашты. Конкурста беренче урынны Кайбыч районы  А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта мәктәбе алды.Икенче урынга Түбән Кама шәһәренең  аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  27нче урта мәктәбе  һәм Казан шәһәренең 177нче лицце лаек дип табылды. Өченче урынны Кукмара районы Манзарас авылының С.А. Ахтямов исемендәге урта мәктәбе, Спас районы Ким урта мәктәбе һәм Чүпрәле районының  Кече Чынлы урта мәктәбе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International