Бүген татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була. "И туган тел, и матур тел" дип аталган контроль эш, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, үткәрелә.
Белемне тикшереп карау һәм татар теле буенча бөтендөнья онлайн контроль эштә катнашу өчен исә, "Татар-информ" МА 11 апрельдә үк игълан иткәнчә, http://tattest.ru/ рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Анда әлегә 4318 кеше теркәлгән.
Биремнәр 35 сораудан тора, алар татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карау мөмкинлеген бирә. Контроль эшне яза башлаганчы, сынау рәвешендәге тестларны үтәү мөмкинлеге каралган. Сынауны уңышлы узгач, соңыннан сертификат бирелә.
Татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге, татар әдәбияты кафедрасы, гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы, КФУның мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбе медиакоммуникацияләр лабораториясе ярдәмендә башкарыла.