Татарстанда "Тоталь диктант" акциясендә катнашучыларның хаталары турында бәян ителә

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

28 майда ТР Халыклар дуслыгы йортында халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә катнашучыларның хаталары турында сөйләшмәкчеләр. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары, Казандагы 93 нче гимназия директоры, "Тоталь диктант - 2016" проектының Татарстанда филологлар эксперт советы рәисе Ирина Александровская белдерде.
Быел Татарстанда 2,5 меңгә якын кеше диктант язды, бары тик 24 кеше генә иң югары балл алды. "28 майда теләге булган һәркем Халыклар дуслыгы йортына килеп, аларның эшләрен ничек тикшергәннәрен һәм бәя биргәннәрен карый ала", - диде спикер.

Ирина Александровская искәрткәнчә, быел диктант тексты авторы балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев булды. Диктант өчен "Этот древний-древний-древний мир" трилогиясенең "Вкратце об истории Олимпийских игр" дигән 3нче өлеше сайлап алынган иде. Аның сүзләренчә, быел Татарстанда диктантны экспертлар профессиональ төркеме һәм 53 филолог тикшергән. Анда вузларның профессор-укытучылар составы вәкилләре һәм республика мәктәпләренең БДИ үткәрү вакытында эксперт төркемнәрендә катнашу буенча бай тәҗрибәгә ия әйдәп баручы укытучылары кергән. Диктант тексты белән бергә комментарийлар бирелде, ул диктант текстыннан 5-6 тапкыр артык иде. Күп санлы вариантлар булган комментарийлар бәхәсле урыннарны хәл итәргә булышты.

"Авторның пунктуация билгеләрен мөмкин кадәр әзрәк куллану теләгенә карамастан, бу үтенеч диктантны оештыручылар тарафыннан үтәлмәгән. Усачев текстларының бик җиңел булуын белдергән, әмма оештыручылар текстны катлауландырган һәм күп санлы пунктация мисалларын керткәннәр", - дип билгеләп үтте Александровская. Аның сүзләренчә, хаталарның күбесе пунктуация белән бәйле. Шулай ук диктант язучылар туры сөйләмдә, "не" кисәкчәсен төрле җөмлә кисәкләре белән язуда хаталанганнар. Моннан тыш, борынгы тарих буенча проблемалар бар. "Әмма сүзлектәге сүзләрнең күбесе дөрес язылуы куандыра", - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International