IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары милли мәгарифнең көнүзәк проблемалары турында фикер алышты

2016 елның 24 апреле, якшәмбе

Бүген Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы башланды.

26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк бу форумда җәмгысе 500ләп делегат, аерым алганда, Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән 120ләп, Россиянең 53 төбәгеннән 270ләп, 22 чит илдән 110лап хатын-кыз катнаша.

Форум кысаларында бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф системасында милли тәрбия” дигән темага секция утырышы уздырылды. Анда югарыда телгә алынган министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Флера Сәйфуллина, КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, профессор Әлфия Юсупова, әлеге бүлекнең гомуми һәм төрки телләр белеме кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова, күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, шулай ук 100ләп делегат катнашты. Җәмгысе 15ләп кеше чыгыш ясады. 3 сәгать дәвамында барган утырышта катнашучылар милләтнең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып, күп мәсьәләләрне берләштергән милли мәгариф, бу өлкәдәге кайбер проблемалар турында фикер алышты, үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен әйтте. Модератор ролендә Казан шәһәренең Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина чыгыш ясады.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Флера Сәйфуллина Татарстанның урта мәктәпләрендә милли тәрбия бирү системасының бүгенге торышы белән таныштырды. Аның сүзләренчә, бүген туган телебезне саклау, камилләштерү һәм шул нигездә балаларга милли тәрбия бирү гаять мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Милли мәгариф – шәхеснең җитлегү, камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең терәге һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Бүген республикабыз мәктәпләре алдында торган иң зур бурычларның берсе – ике дәүләт телен дә камил белгән, төрле өлкәләрдә иркен фикер йөртүче, илебезнең интеллектуаль һәм икътисади байлыгын үстерерлек, көндәшлеккә сәләтле күпкырлы шәхес, булачак татар интеллегенциясе вәкилләрен тәрбияләү. Әлбәттә, әлеге эшчәнлек тулы һәм төзек система буларак планлаштырылганда гына милли тамырларын таныган, үз халкы белән горурланып, киләчәктә үзе дә милләтне саклау юлында эшләрлек яшь буынны тәрбияләргә була. Шул сәбәпле, татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче укытучыларның эше гадәти дәресләргә генә кайтып калмый: ул баланың рухын, җанын камилләштерү юлында һәрдаим эшләгәндә генә билгеле бер уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, дип билгеләп үтте Флера Сәйфуллина. Аның сүзләренчә, ТР Хөкүмәте һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төп эшчәнлек юнәлешләреннән берсе – милли мәгариф үсешен тәэмин итү һәм ул “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, министрлык тарафыннан, укытучылар һәм фәнни җәмәгатьчелек белән берлектә, ТРда 2030 елга кадәр милли мәгариф концепциясе әзерләнгән. Әлеге концепцияне кабул итү һәм тормышка ашыру этномәдәни белем бирүне камилләштерү һәм үстерүгә бәйле мәсьәләләрне, эзлекле рәвештә, хәл итү мөмкинлеген бирәчәк, дип өмет баглый ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле. Ул китергән мәгълүматларга караганда, бүген татар теле Татарстанның һәр мәктәбендә фән буларак 1-11нче сыйныфларда уку планнары нигезендә алып барыла. Республикада татар телендә белем бирә торган 785 мәктәп исәпләнә.

Башкортстан Республикасыннан делегат булып килгән Нефтекамск шәһәренең мәгариф бүлеге методисты Рушана Имамова шушы шәһәрдә милли белем бирү системасының ничек оештырылган булуы, бу юнәлештә үткәрелә торган чаралар турында тәфсилләп сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Нефтекамскида татар милләтеннән булган балаларның 67 проценты туган телләрен өйрәнә. Соңгы елларда балаларның ана теленә кызыксынуы, ата-аналарның татар мәктәпләренә игътибары арта, дип сөйләде делегат ханым. Милли мәгариф өлкәсендәге проблемаларга тукталып, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре җитмәгәнлектән, бүген искеләре белән укытырга мәҗбүр булулары турында да әйтеп узды.

Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, бүген Татарстан мәктәпләрендә милли белем бирү юк дәрәҗәсендә. Ул татар ата-аналарының балаларын татар мәктәбенә укытырга бирергә теләмәвен милләтебезнең иң зур фаҗигаләреннән берсе дип атады. “Бу – татар язучылары, тарихчыларының, җәмәгать эшлеклеләренең үз вакытында ата-аналар белән эшләмәвенең тискәре нәтиҗәсе. Без иң элек татарлыкны аларның үзләрендә уятырга тиеш идек”, – дип үкенеч белдерде җәмәгать эшлеклесе. Ул республиканың татар мәктәбе яки гимназиясе саналган уку йорталарында да күп фәннәрнең русча укытылуына, бары тик татар теле һәм әдәбияты дәресләренең генә туган телдә алып баруына игътибарны юнәлтеп, бу күз буяуга, үз-үзебезне алдауга кайтып кала, татар балаларын милли рухта тәрбияләү өчен милли тарихка, татар әдәбиятына таяну, укучыларга халкыбызның бөек шәхесләре турында сөйләү зарур, диде.

Камәрия Хәмидуллина әйтүенчә, бүген федераль исемлеккә кертелгән дәреслекләрнең барысы да татар теленә тәрҗемә ителгән. Милли мәктәпләр тарафыннан аларга заказ гына юк. Барысы да чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханын рус телендә тапшырасын сәбәп итә. Әмма хикмәт шунда ки: әлегәчә татар мәктәбен тәмамлаучыларның БДИ нәтиҗәләре башка укучыларныкыннан начар якка аерылуын раслый торган очраклар ачыкланмады, дип билгеләп үтте модератор һәм бу эшне контрольда тоту заруриятенә басым ясады.

КФУ галимәсе Кадрия Фәтхуллова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, татар теленә өйрәтүнең төп максаты – укучыларда аралашу осталыгы булдыру, дип ассызыклады.

Танылган тел галиме Николай Максимов та бу фикерне хуплап, 1992 елда ТРда татар теле, рус теле белән беррәттән, рәсми рәвештә, дәүләт теле буларак игълан ителсә дә, шул вакыт эчендә реаль икетеллелеккә ирешеп булмады, диде. Мәктәпләрдә 11 ел буе татар телен өйрәнгән рус балаларының бик азы гына татар телендә сөйләшә белә. Ул дәресләрнең укучылардан грамматика кагыйдәләрен ятлатуга кайтып калуын, татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтүгә корылмавын билгеләп үтте. 

Моннан тыш, утырышта төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре җитмәү, милли кадрлар кытлыгы проблемалары, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ана телен укыту буенча теләктәшлек итү, ярдәм күрсәтү мәсьәләсе каралды.

Секция утырышында делегатлар тарфыннан ирештерелгән аерым киңәш-тәкъдимнәрне, фикер-теләкләрне форумның иртәгә сәгать 10да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булачак пленар утырышында кабул ителәчәк йомгаклау резолюциясенә кертү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International