Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы тарафыннан агымдагы елның 21 апрелендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында» ТР Законын 23 апрель көнне имзалады.
ТР Президенты сайтында дөнья күргән документ нигезендә, Татарстанның дәүләт флагы, милек формасы нинди булуга карамастан, даими рәвештә гомуми белем бирү оешмалары биналарына эленә яки аларның территорияләрендә урнаштырыла.