Казанлыларны “Язгы тамчы-2016” фестиваленең гала-концертына чакыралар

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

5-нче апрель көнне Казанда “Язгы тамчы-2016” фестиваленең гала-концерты үтә. Март дәвамында Казанның һөнәри белем бирү йортларында укучылар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Иң яхшы иҗат номерларын казанлылар йомгаклау концертында күрә алалар.

Бу елда әлеге фестиваль үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Фестиваль шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм һөнәри белем бирү уку йортлары администрацияләре тарафыннан оештырыла. Бәйге программасы бер урында гына тормый, бу елгы бәйгегә “журналистика” дигән яңа юнәлеш тә өстәлгән. Бу исә фото, видео һәм басма материалларга бәя бирү мөмкинлеге дигән сүз.

Бәйге программасында 20 уку йортыннан 3 мең тирәсе студент катнашкан. Җиңүчеләр “вокал”, “хореография”, “театр” дигән аерым номинацияләрдә билгеләнгән.

Сәгать 16.30 башланачак гала-концертта нәтиҗәләр чыгарачаклар, фестивальдә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Чара 5-нче апрель көнне Идел буе Физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең “Академия” концерт залында үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International