V “Сәләтле бәләкәч” фестиваленең гала концертында Казанның 43 балалар бакчасы нәниләре катнаша

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

9-нчы апрель көнне Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә V “Сәләтле бәләкәч” фестиваленең гала концерты үтә.

“Сәләтле бәләкәч” фестивале катнашучылар өчен чын мәгънәсендә зур тормыш сынавы булып тора. Мәсәлән, узган елда әлеге фестивальдә җиңүче Иван Шуваров Казан яшьләре арасында үтә торган “Йолдызлык-2016” эстрада сәнгате фестивалендә “Конферанс” номинациясендә беренче урын яулаган һәм “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең супер финалына юлламага ия булган.

Бу елгы гала-концерт фестиваль тарихында иң зурысы булачак. Чарада 43 балалар бакчасыннан 540 нәни катнашачак, сайлап алу турларында исә Совет районыннан барлыгы 1500 бала катнашкан. Концертка мактаулы кунаклар рәвешендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары чакырулы.

“Сәләтле бәләкәч” – мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелә торган иҗат фестивале. Әлеге чараны 2012 елдан башлап Совет районының мәгариф бүлеге белән берлектә Совет районы администрациясе үткәрә. Жюри составында – РФ халык артисты, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Лима Кустабаева, РФ югары һөнәри белем бирү өлкәсендә мактаулы хезмәткәр, КФУ Филология һәм сәнгать институтының Идел буе халыклары сәнгате кафедрасы профессоры, ТР халык артисты Миңгол Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International