20-сеннән алып 22-нче апрельгә кадәр Казанда педагогик көллият базасында “Ел тәрбиячесе - 2016” республика конкурсының финалы узачак. Җиңү өчен Татарстанның 40 иң яхшы педагогы көрәшә.
Финалга чыккан катнашучылар үзләренең иҗатларын һәм һөнәри осталыкларын ике сынауда күрсәтәчәкләр: “Мастер-класс” һәм “Түгәрәк өстәл”.
Җиңүче “Россиянең ел тәрбиячесе - 2016” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнашачак.