А һәм В төркемнәренә кертелгән белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту нәтиҗәләре

2016 елның 3 мае, сишәмбе

Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында 2015 нче елның ноябреннән 2016 нчы елның апреленә кадәр “ Белем бирү оешмалары җитәкчеләренең лидерлык сыйфатларын һәм идарә итү компетенцияләрен үстерү” дип исемләнгән квалификация күтәрү программасы буенча укытылган В төркеменә кертелгән белем бирү оешмалары җитәкчеләренең йомгаклау аттестациясе үтте.

     Квалификация күтәрү  программасы “Татарстан  Республикасы мәгарифне үстерү Институты” (ГАОУ ДПО) һәм РАО  “Мәгарифне үстерү стратегиясе Институты”  (Мәскәү)  Өстәмә профессиональ белем бирү үзәге (ФГБНУ)  тарафыннан эшләнде. Әлеге программа РФнең танылган галимнәре һәм практиклары  И.М. Логвинова – педагогика фәннәре канд.; Л.М.Асмолова - педагогика фәннәре канд., РФ нең атказанган укытучысы; Г.Л. Копотева - педагогика фәннәре канд.; Г.С. Ковалева - педагогика фәннәре канд. тарафыннан тормышка ашырылды.

   Йомгаклау аттестациясендә Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының 368 җитәкчесе катнашты. Әлеге аттестация “Минем идарә итү кредам” темасына эссе яклау формасында үткәрелде. Өстәмә профессиональ белем бирү үзәгенең “ Мәгарифне үстерү стратегиясе  институты” директоры,  педагогика фәннәре канд. И.М. Логвинова һәм шул ук институтның  өлкән фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре канд. Г.Л. Копотева яклау башланыр алдыннан ясаган чыгышларында программаның мәктәп директорлары өчен актуальлеген һәм әһәмиятен, аның идарә итү эшчәнлеге өчен кыйммәтен  ассызыклап киттеләр.

    В төркемгә кертелгән мәктәп директорлары эсселарын  ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары  А.И. Поминов; ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары  Т.Б. Алишев; ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Р.Мөхәммәтов җитәкчелегендә эшләгән эксперт  комиссияләре  каршында якладылар. Комиссияләр составына  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә профессиональ белем бирү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре канд. Р.И.Шәяхмәтова, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры, икътисад фәннәре канд. Р.Р.Бәдриева; шул ук институтның укыту-методик эшләр буенча проректоры, педагогика фәннәре канд. Л.Ф.Сәлихова; мәгарифтә менеджмент һәм икътисад кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре канд. И.Р.Идрисов; белем бирү сыйфатын бәяләү, экспертиза, мониторинг бүлеге башлыгы педагогика фәннәре канд. Л.В.Мирошниченко; Татарстан Республикасы шәһәрләре, муниципаль районнарының мәгариф бүлекләре (идарәләре) бүлек башлыклары, мәктәпләрнең иң алдынгы директорлары, профсоюз лидерлары, Казан шәһәре югары уку йортлары вәкилләре эшләде.

    Эсселарны яклаганнан соң йомгак ясалды. Мәктәп директорларына тантаналы шартларда квалификация күтәрү турында документлар тапшырылды.

   Җавап сүзләрендә директорлар квалификация күтәрү курслары рамкаларында эшнең гамәли юнәлештә оештырылуын һәм 2016 елның январь, февраль, апрель айларында А төркемгә кертелгән җитәкчеләр эшләгән белем бирү оешмаларында уздырылган стажировка барышында идарә итү тәҗрибәсенең уңай аспектлары чагылдырылуны билгеләп киттеләр.

    2016 нчы елның 26 нчы апрелендә Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында А төркемгә кертелгән белем бирү оешмалары җитәкчеләрен “ Белем бирү  оешмасында социаль капитал. Җитәкченең роле” дип аталган квалификация күтәрү өстәмә профессиональ  программасы буенча укытуның нәтиҗәләре ясалды. Йомгаклау өлешен ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары  Т.Б. Алишев ачып җибәрде. “ Белем бирү  оешмасында социаль капитал” мәсьәләләре буенча алып барылган тикшерү эшчәнлегенә анализ белән  НИУ ВШЭ (Мәскәү) профессоры, педагогика фәннәре докторы, проектның җитәкчесе К.М.Ушаков чыгыш ясады. Бөгелмәнең 4 нче номерлы урта мәктәбе директора Г.В.Дулова һәм Әлки МР Яңа Сәлмән урта мәктәбе директоры А.Ф.Махмутоваларның чыгышларында социологик тикшеренүләрнең белем бирү оешмалары өчен әһәмияте һәм актуальлеге ассызыкланды.

    Директорлар корпусы белән алып барыла торган эшне камилләштерү юнәлешендә алда торган бурычлар, Татарстан Республикасының белем бирү сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрне үзенең чыгышында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР  Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов  билгеләп китте.

  Соңыннан  квалификация күтәрү турында  документлар тапшыру булды.

ТР 62 белем бирү оешмасы җитәкчеләренә таныклыкны НИУ ВШЭ (Мәскәү) профессоры, педагогика фәннәре докторы, проектның җитәкчесе К.М.Ушаков һәм ТР Премьер-министр урынбасары – ТР  Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов  тапшырды.

   Казан шәһәре Яңа Савин районы 146 нчы урта мәктәбе директоры Д.С.Кәримова һәм Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе директоры А.Р.Ибраһимова җавап сүзе буларак ясаган чыгышларында проект буенча алып барылган тикшеренүләрнең тирәнлеген һәм тулылыгын , курсларның һәм стажировкаларның көндәлек идарә итү практикасындагы әһәмиятен ассызыклап киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International