Павел Астахов: Талантлы яшьләргә ярдәм итсәк, илне бөек киләчәк көтә

2016 елның 23 апреле, шимбә

Россия Президенты  каршындагы балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов бүген Иннополис шәһәрендә урнашкан IT-лицей белән танышып чыкты һәм биредә белем алучы сәләтле балалар белән аралашты.

 

Әлеге уку йорты — инновацион шәһәр рухында тормышка ашырылган үзенчәлекле проект. Ул 13 мең квадрат метр мәйданда, заманча җиһазландырылган бинада урнашкан. Балалар лицейда укый да, шунда ук яши дә.

Павел Астаховны уку йорты буйлап лицей укучылары озатып йөрде. Сыйныф кабинетлары,  химия, физика, биология, технология буенча фән кабинет-лабораторияләре, спорт залы, бассейн  - боларның барысын да балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бер-бер артлы йөреп чыкты.

 

Укучылар үз уңышлары белән дә мактанды. Әйтик, робототехника белән мавыгучы малайларның берсе чүпне төрләргә аерып җыю проблемасын хәл итәргә омтыла. Ул җитештергән робот предметларны төсе һәм зурлыгы буенча таный һәм җыя ала. Икенче укучының роботы исә футбол уйнап күрсәтте.

Компьютер исә лицей укучыларының төп дусты.  Малайлар заманча технологияләрне челтәр уеннары эшләүдә кулланса, кызларның проектлары җитдирәк – алар фәнгә беренче адымнарын ясый. Әйтик, кызларның берсе агачлар – электр энергиясе чыганагы булуыннан файдаланып, ток туплау ысулларын барлый. Аның сүзләренчә, иң күп электр энергиясен каен агачы бүлеп чыгара. Кыз бу энергия чыганагын лицейга илтүче юлны яктыртуга кулланырга ниятли.

 

Павел Астахов балалар янына буш кул белән килмәгән иде. Ул лицей китапханәсе өчен 5 мең данә китап бүләк итте. Араларында җитди  классик әсәрләр дә, энциклопедияләр дә, төрле өйрәтү пособияләре дә, әкиятләр дә, балалар аеруча яратып укыган фантастика да бар.

Шуннан соң балалар Павел Астаховка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.  Укучылар Павел Астаховтан ни өчен адвокат һөнәрен сайлавын,  аның бу сайлавына әти-әнисе йогынты ясаганмы кебек җиңелчә сораулардан җитдирәкләренә күчте. Әйтик, баланың үз әти-әнисен белү хокукы турында, балалар йортларының кая юкка чыгуы хакында сөйләшүләр булды.

 

IT-лицейга, гомумән Иннополиска, Павел Астахов бик югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, мондый фән шәһәре төзү яңалык ук булмаса да (Мәскәүдә сколково бар бит), тиз темплар белән үсеш алган Татарстан өчен бу идея барыбер үзенчәлекле.

 

- Ресурслар – ул җир астында яткан казылмалар түгел, ресурслар ул – кешеләр. Әгәр дә без бүген талантлы  яшьләргә ярдәм итсәк, алар бездән эстафетаны кабул итеп, илебезне үстерү, дәүләтчелекне ныгытуны үз кулларына алырдай булып үстерсәк,  безне бөек киләчәк көтә. Карагыз, алар нинди активлар, физика белән  шөгыльләнә икән, алар аны фендаменталь үзләштерә. Бу кайбер вузларда да юк хәтта. Робототехника белән мавыга икән, алар иң яхшы, бөтен ярышларда җиңү яуларлык робот җитештерергә омтыла. Малай-кызлар биргән сорауларда да аларның үсеш, кызыксыну дәрәҗәсе чагылыш таба, - дип билгеләп узды Павел Астахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International