«Алабуга» махсус икътисади зонасының корпоратив университеты – уникаль тәҗрибә җыярга ярдәм итәрлек алдынгы проект ул. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне МИЗ административ-эшлекле үзәгендә узган студентлар белән очрашуда хәбәр итте.
«Алабуга» корпоратив университеты – уникаль белем алу программасы, ул махсус икътисади зонада 2016 елның 1 февралендә эшләтеп җибәрелде. Программаның төп идеясе – резидент компанияләр заводларында эшләүче дөнья дәрәҗәсендәге югары квалификацияле җитәкчеләр тәҗрибәсен тапшыру.
Өч ай эчендә бөтен Россиядән 1600 дәгъвачы арасыннан сайлап алынган 25 студент махсус икътисади зонада Россия һәм чит илләр компанияләре предприятиеләрен булдыру һәм эшләтү тәҗрибәсен үзләштерде. Бүген укуларының соңгы көнендә корпоратив университет студентлары Татарстан Республикасы Президенты белән очраштылар. Шуларның өчесе үз проектын шәхсән Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты докладларны югары бәяләде һәм, студентларның барлык проектлары да республика җитәкчелеге тарафыннан өйрәнеләчәк, дип вәгъдә бирде. «Минемчә, безнең һәр эре компаниянең мондый корпоратив университеты булырга тиеш, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Яңалык кертерлек перспективалы яшьләрне чакырырга кирәк». Ул шулай ук, укуларын тәмамлаучыларны киләчәктә дә югалтмаска кирәк – «Алабуга» МИЗда эшлиләрме яисә резидентлардамы, бу динамиканы саклап калырга кирәк, дип өстәде.
Ул махсус икътисади зона резидентларына программада катнашканнары өчен аерым рәхмәт белдерде. «Аудиториядә сез мондый белемнәр ала алмыйсыз. Тәҗрибәле кешеләр генә теоретик яктан алу мөмкинлеге булмаган нәрсәләрне күрсәтеп һәм ачып бирә ала», - диде Татарстан Республикасы Президенты, укуларын тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итеп.
«Алабуга» мәйданчыгы – илнең иң инновацион һәм перспектив мәйданчыкларыннан берсе, һәм сез яхшы һәм уңай нәтиҗә күрсәтәсез», - диде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.