Казанда журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта куелачак

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда "Панорама" Халыкара журналистика атнасы кысаларында, Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамовның тууына 80 ел тулуга багышланган акция узды. Чара барышында мәгълүм булганча, журналистика факультеты деканы истәлегенә момериаль такта 19 майда,ТР Матбугаты көнендә ,тантаналы рәвештә ачылачак.

Бүгенге акциядә деканның килене Елена Әгъзамова, татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты Мөршидә Фатыйхова катнашты. Алар КФУ Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең беренче курс студентлары белән бергә Чистай урамы, 4адрес буенча урнашкан йорта яшәүчеләрдән Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта урнаштыруга рөхсәт алды.

Танылган деканның күршеләренең күпчелеге әлеге чараны хуплады. Алар арасында Флорид Әгъзамовны шәхси белгәннәр дә очрады. "Без бу йорт төзелгән көннән, 1989нчы елдан башлап, бергә бер подъездда яшәдек. Бик яхшы кеше иде!" - диде аралашу барышында Рузалия Нуретдинова.

Елена Әгъзамова сүзләренчә, мемориаль такта урнаштыру фикере былтыр ук туган. Ул чакта деканның килене ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратниковага хат язган. ТР Мәдәният министрлыгы белән сөйләшүләр башланган. Хәзер әлеге чара тәмамлану алдында. Елена ханым сүзләренчә, бу шәһәр тормышы өчен әһәмиятле вакыйга, чөнки Флорид Әгъзамов "талантлы журналист һәм гаҗәеп педагог кына түгел, ә искиткеч кеше" дә иде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International