РФ Хөкүмәте Татарстанга гомумбелем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыруга 443 млн 562,7 мең сум акча бүлеп бирәчәк. Россиянең 56 субъектына бу максатка җәмгысе 25 млрд сум күләмендә акча каралган.
РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган карарда шул хакта әйтелә. Субсидияләр, 2013-2020 елларга “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында, сайлап алу аша узган төбәкләргә бүлеп бирелә. Демографик фаразны исәпкә алып, бер сменада белем бирү өчен урыннар белән тәэмин итүгә ихтыяҗ, шулай ук мәктәп яшендәге балалар санының арта баруы сайлап алуның төп таләпләреннән булган. Моннан тыш, субъект бюджетында тиешле чыгым бурычларын үтәүгә бюджет ассигнованиеләре, 2016-2025 елларга төбәк программасы булуы һәм мәктәп бинасын төзегәндә типлыпроект документациясеннән мәҗбүри файдалануы да – субсидия бүлеп бирү шартлары.