Уральскида Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция була

2016 елның 24 апреле, якшәмбе

18-20 майда “Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тормышында һәм иҗатында Уральск” халыкара фәнни-гамәли конференциясе була.

Уральскида уздырылачак фәнни форум, Г.Тукайның тууына 130 ел һәм аның Уральскига килүенә120 ел тулу уңаеннан, үткәрелә. Анда катнашучылар Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерәчәк, зур гына мәдәни чара да каралган, дип хәбәр итә Казакъстан Республикасының 15 өлкәсендә эшчәнлек алып барган 18 милли-мәдәни үзәкне берләштергән “Идел” татар һәм татар-башкорт иҗтимагый һәм мәдәни үзәкләре ассоциациясе.

Халыкара фәнни-гамәли конференцияне исә Төньяк Казакъстан өлкәсе Акиматы, Казакъстан халыклары ассамблеясы, М.Үтемисов исемендәге Төньяк Казакъстан дәүләт университеты, Татар мәдәни үзәге, Уральскидагы Г.Тукай Евразия үзәге һәм музее уртак көч белән оештыра.

Искәртеп үтик: Уральск (Җаек) - Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International