“Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) Ачык төбәк чемпионаты җиңүчесе Александра Крайнова 13-16 апрель көннәрендә Саранскида узачак округ этабында катнаша.
Искәртеп узабыз: 6-9 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе” ААҖдә эшче һөнәрләр буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. “Медицина һәм социаль тәрбия” компетенциясе буенча Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмәнең медицина көллиятләре һәм училищеларыннан 6 студент катнашкан иде.
Казан медицина көллияте студенты Александра Крайнова абсолют җиңүче булган. Икенче һәм өченче урыннарга шулай ук Казан медицина көллияте студентлары Айгөл Гарипова һәм Әдилә Минһаҗева лаек булган.