5 майда кичке 4тә “Сәләт “ йорты конференц-залында (Казан ш., Островский ур., 23нче йорт, 4нче кат) татар телендәге “Безнең фикер” дебатлар лигасының бу сезонда соңгы финал уены була. Сезонны ябу чарасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “Сәләт” фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов, “Сәләт” активистлары катнашуы көтелә.
Дебатларда Татарстан мәктәпләре укучыларыннан, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары студентларыннан торган командалар төрле темаларга бәхәс куертачак