13 майда Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары катнашында республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмә барышында 2016 елда 9 һәм 11 сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына максатчан кабул итүнең гамәлгә ашырылуы һ.б. хакында сүз барды. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар 2016 елда мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм йомгаклау этабы нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.