Быел Казанда узачак Россия Студентлар язы фестивале кысаларында, Казан Кремленнән Казан федераль университетына кадәр студентларның тантаналы йөреше узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров хәбәр итте. Матбугат очрашуында, шулай ук, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Россия яшьләре берлеге рәисе Павел Красноруцкий, Россия Студентлар язы-2016 башкаручы директоры, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров катнашты.
“Россия Студентлар язы” фестивале финалы 15-20 май көннәрендә узачак.
Элькин Искәндәров шәрехләп узганча, “Россия Студентлар язы” – студентларның иҗади тормышында иң абруйлы фестиваль. Кайбер төбәкләрдән 100 кешелек делегацияләр килүе көтелә. Фестиваль “Театр”, “Хореография”, “Музыка”, “Оригиналь жанр”, “Журналистика», “Төбәк программасы” номинацияләре буенча үтә. Студентлар язы белән параллель рәвештә, чир-данс буенча чемпионат узачак.
Илкүләм фестивальнең финалына Татарстан Республикасы бюджетыннан 30 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, калган чыгымнарны федераль бюджет каплый.
“Фестиваль 15 нче майда Казан Кремленнән Казан федераль университетына кадәр тантаналы йөреш белән башланачак. Анда 5 меңләп кешенең, шул исәптән Казан югары уку йортлары студентлары катнашуы көтелә”, - дип белдерде Элькин Искәндәров. 19 нчы майда исә “Баскет холл” сараенда иң яхшы иҗади чыгышлардан торган концерт узачак. Номинацияләрдә җиңүчеләр, талантлы яшьләргә ярдәм программасы кысаларында, РФ Президенты премиясен алачак.
Фестивальдә катнашучылар өчен мәдәни экскурсия әзерләнә, аларны Болгар белән Зөягә алып бару ниятләнә.