“Россия Студентлар язы” фестивале финалында Россиянең 71 төбәгеннән 3 меңләп студент катнашачак

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Быел Казан өченче тапкыр “Россия Студентлар язы” фестиваленең финалын кабул итә. 15-20 май көннәрендә узачак бу киңкүләм чара турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә сүз барды.

Искәртеп узабыз, илкүләм студентлар фестивале Татарстан башкаласында моңа кадәр 2001, 2009 нчы елларда үткәрелгән. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, быел фестивальдә Россиянең 71 төбәгеннән 3 мең студент катнаша.

Спикер сүзләренә караганда, фестиваль финалын уздыру хокукы Казанга очраклы гына тәтемәгән. Моңа Россия яшьләр берлеге белән берлектә гамәлгә ашырылган 20 гә якын федераль проект этәргеч биргән. Алар арасыннан “Россия студенческая” гомумроссия форумын, “Россиянең ел студенты” илкүләм премиясен атап узарга була.

Фестивальдә катнашучылар Универсиада авылында, Казан энергетика университеты тулай торагында һәм Казанның тагын 8 объектында яшәячәк. Финалны үткәрүгә 250 волонтер җәлеп ителгән.

Жюрига килгәндә, аның составына Россиянең танылган мәдәният эшлеклеләре, журналистлар, шоу-бизнес вәкилләре кергән. Татарстанның атказанган җырчысы Динә Гарипова, актер Никита Высоцкий, телевидение тапшырулары алып баручысы Яна Чурикова, хореограф Егор Дружинин һәм башкаларны санап үтәргә була.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов ассызыклаганча, “Россия Студентлар язы” фестивале финалын кабул итү – зур мәртәбә һәм җаваплылык. Әмма ул, Казанның киңкүләм чаралар уздыруда бай тәҗрибәсен күздә тотып, барысы да югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанычын белдерде. “Безнең бурыч – өйләренә кайткач, яшьләрнең безнең шәһәр турында уңай хис-кичерешләре белән уртаклашуына ирешү һәм Казанга янә килү теләге уяту”, - дип белдерде Д. Фәттахов.

Россия яшьләре берлеге рәисе Павел Красноруцкий әйтүенчә, быел Россия Студентлар язының 24 нче финалы үтә. Ел саен 1,5 млн га якын кеше бу фестивальдә катнаша. Программа факультет этапларыннан башлана, аннан төбәк дәрәҗәсендә уза, соңгы этап булып финал санала. Моннан тыш, ике елга бер тапкыр халыкара финал үткәрелә. Анда илкүләм фестивальдә катнашкан иң-иңнәр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International