15-20 май көннәрендә Татарстан башкаласында “Россия студентлар язы” XXIV Бөтенроссия фестивале уздырыла. Анда Россиянең 70тән артык төбәгеннән 3 меңләп студент катнашуы көтелә. Фестиваль 15 майда Казан Кремленнән КФУга кадәрге йөрештән соң, кичке 6да университет каршындагы мәйданда тантаналы ачыла.
16-18 майда Казанның 6 мәйданчыгында – “Әкият” үзәгендә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия, Казан дәүләт Яшь тамашачы театрларында, КФУның “Уникс” мәдәни-спорт комплексында, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә “Россия студентлар язы”ның 6 юнәлеше буенча конкурслар була: җыр, бию, театр, оригиналь жанр, төбәк программасы, журналистика. Аерым алганда, “Төбәк программасы” буенча конкурслар шул көннәрдә иртәнге 10нан көндезге 2гә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе концерт залында һәм көндезге 3тән кичке 9га кадәр Г.Камал исемендәге театрда уздырыла. Башка юнәлешләр буенча иртәнге 10нан көндезге 2нче яртыга кадәр һәм көндезге 3тән кичке 7гә кадәр оештырыла: журналистика – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе конференц-залында, оригиналь жанр – “Әкият” үзәгендә, бию – “Уникс” комплексында, театр – Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында, җыр – К.Тинчурин исемендәге театрда.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында 16 майда кичке 5нче яртыда Универсиада авылында (11а йорт) “КАМАЗ-Мастер” командасы катнашында мастер-класс, 17се кичке 8дә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Энергия рока” IX Бөтенроссия студентлар тере тавыш фестивале була. Шулай ук конкурс мәйданчыкларында жюри әгъзалары катнашында мастер-класслар, иҗади очрашулар үткәрү күздә тотыла.
Фестивальнең йомгаклау концерты 19 майда 17.30да “Баскет-холл” спорт корылмасында уздырыла. Сәхнәдә Россия эстрадасы йолдызлары, шулай ук фестиваль җиңүчеләре чыгыш ясавы көтелә. Гала-концертта, традицион рәвештә, Гран-при иясе һәм 2017 елда илкүләм финалны үзендә кабул итәчәк төбәк игълан ителәчәк.