Бөгелмәнең ятим балаларын торак белән тәэмин иттеләр

2016 елның 20 мае, җомга

Бүген Бөгелмә районыныңВосточныйбистәсендә ятим балаларга яңа фатирлардан ачкычлар тапшырдылар. Мондый бәхет Татьяна Госманова, Илнур Сәфиуллин, Анастасия Емельянова һәм Марина Апальковага елмайды. Бакчасы һәм мунчасы булган йортларны “Ятим балаларга фатир бирү” республика программасы кысаларында торгыздылар. Президент программасы 2013 елда гамәлгә ашырыла башлый. Шул вакыт эчендә Татарстанда 900 гә якын ятимне фатирлы иткәннәр. Бөгелмә районында исә 2016 елда мондый бәхет 25 кешегә елмаячак. Ачкычларны егетләргә һәм кызларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгының урынбасары Фәнис Мөхәммәтов тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International