Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "2016 нчы елда Татарстан Республикасының ел укучысы"н бүләкләде

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстанның иң яхшы укучысы Казанның Совет районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 141 нче урта мәктәбендә белем ала. Бүген аның исеме Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасында игълан ителде.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабындагы гомуми казанышлар саны буенча, "Ел укучысы-2016" мактаулы исеме Совет районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 141 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Зарина Бикмуллинага бирелде. Ул экология фәне буенча олимпиада җиңүчесе, рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар призеры буларак танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International