Татарстанда быел 11нче сыйныфны 15,8 меңнән, 9нчыны 34,4 меңнән артык укучы тәмамлый

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

2016 елда Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 15 867 (Казанда – 5 159), 9нчы сыйныфны 34 444 укучы (Казанда – 9 277) тәмамлый.

26 майдан беренче сынаулар башлана – 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы рәвешендә дәүләт йомгаклау аттестациясе ул. Укучылар төрле фәннәр – химия, информатика, җәмгыять белеме һәм рус әдәбияты буенча имтихан тапшырачаклар.

Быел төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) 35 мең тирәсе татарстанлы яза. Әлеге уку елында укучылар төп дәүләт имтиханнары итеп кабул ителгән рус теле һәм математика белән бергә, тагын 2 фән буенча имтихан тапшырырга тиеш. Укучылар әлеге предметларны үзләре сайлый. Нәтиҗәдә, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга 4 имтихан тапшырырга кирәк була.

11 нче сыйныфны тәмамлаучылар беренче бердәм дәүләт имтиханын 27 май көнне тапшыра. Бу көндә укучылар география һәм әдәбият буенча имтиханнар уздырыла, ә рус теленнән мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы 30 майга билгеләнгән. Казанда рус теленнән 5,5 мең укучы имтихан бирәчәк.

Имтиханнар үткәрер өчен исә 86 пункт әзерләнгән. Имтиханнар үтә торган барлык пунктларда да онлайн рәвештә видеокүзәтү системасы эшли, контроль-исәпләү материаллары имтихан үтә торган көндә тапшырылачак. Имтихан башланырга бер тәүлек кала, пунктларны Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре тикшерәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Быел бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) 14 фән буенча тапшырачаклар.

Әлеге уку елында БДИ буенча аерым үзгәрешләр юк.

ТР Мәгариф министрлыгы төп дәүләт имтиханына кагылышлы сораулар буенча мөрәҗәгать итү өчен “кайнар линия” телефонын гамәлгә керткән: (843) 294-95-62.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International