Казанда соңгы кыңгырау чыңлады

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

үген Казанда Кремль яр буенда соңгы кыңгырау чыңлады.

Искәртеп үтик: быел Татарстан башкаласында 5,5 мең укучы 11 нче сыйныфны тәмамлый.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бәйрәм чарасын “Беренче канал” да «Вечерний Ургант» тапшыруында «Острый репортаж» рубрикасын тәкъдим итүче Алла Михеева алып барды.

“Бүгенге бәйрәм - беренчедән, шатлыклы, икенчедән – моңсу, - дип билгеләп үтте ТР вице-премьеры –  мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. – Бүгеннән сез үз язмышыгызны үзегез билгеләячәксез, сезгә уңышлар телибез”, - диде. Аның сүзләренчә, чыгарылыш сыйныф укучылары нинди генә юл сайласа да, киләчәктә аларның яраткан эше булырга тиеш.

Министр шәһәр җитәкчелегенә, Казанның мәгариф идарәсенә, директорлар корпусына һәм укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Республика мәгарифенең үсеш стратегиясен Казан мәгариф системасы билгели”, - дип ассызыклады Э.Фәттахов. Ул чыгарылыш сыйныф укучылары арасында бөтенроссия олимпиадаларында, спорт ярышларында, үзешчән сәнгать конкурсларында җиңүчеләр булуына игътибарны юнәлтте.

Сәхнәдән Казанның әйдәп баручы вузлары ректорлары һәм “ТР Ел укытучысы-2016” конкурсында абсолют җиңүчесе, Совет районы 90 нчы гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов чыгарылыш укучыларына уңышлар теләделәр.

Мәктәпне тәмамлаучылар соңгы мәктәп вальсын башкардылар, аннары аларны Казан мэры Илсур Метшин сәламләде. “Бүген барыбыз - чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, мәктәп директорлары һәм ата-аналар өчен дә дулкынландыргыч көн, - диде шәһәр мэры. – Сезнең алда зур тормышка ишекләр ачыла. 11 ел - мәктәп еллары артта калды”.

“Мэр, кызы 11 нче сыйныфны тәмамлаучы ата буларак, укытучыларга 11 ел буе мәхәббәтегезне һәм профессиональлегезне кызганмаганыгыз өчен рәхмәт белдерәм, балаларны һәм эшегезне яраттыгыз, аларның талантларын ачу өчен барысын да эшләдегез, - дип билгеләп үтте И.Метшин. - Шушы еллар дәвамында сез безне, ата-аналарны һәм укытучыларыгызны, уңышларыгыз белән шатландырдыгыз. 11 ел элек сезнең белән бергә “беренче сыйныфка бардым” – 2015 елның ноябрендә Казан мэры булдым”,- диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Аннары сәхнәдән соңгы кыңгырау чыңлады, һавага төрле төстәге шарлар юл алды. Чара концерт программасы белән дәвам итте.

Билгеләп үтик: 27 майда чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра башлый. Беренче имтиханнар - география һәм рус әдәбияты буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International