Казан Кремлендә укучыларның бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнә

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Бу минутларда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларның бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкли.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы укучылары командасы дүртенче ел рәттән Россия Федерациясе буенча Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң 3 нче урынны яулый. Укучыларның бөтенроссия предметлар буенча олимпиадасы 24 предмет буенча 4 турда (мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау) уза. 2016 нчы елдан кытай, итальян, испан телләре буенча олимпиадалар кертелде. Татарстан данын 23 муниципаль берәмлектән 251 укучы яклаган. Татарстан җыелмасы 141 призлы урын яулаган, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 32 урынга күбрәк. Агымдагы уку елында экология буенча укучылар командасы зур уңышларга ирешкән - барлыгы 18 призлы урын, аларның 6сы - җиңүчеләр. Бу предмет буенча Татарстан укучылары командасы алдагы еллардан 7 урынга күбрәк призлы урынга лаек булып, үз нәтиҗәләре буенча Россиядә иң яхшысы дип табылган. Математика буенча олимпиадага укучыларны әзерләү сыйфатының да артуы күзәтелә - 13 җиңүче һәм призер (2015 нче елда - 7), химия буенча 16 җиңүче һәм призер, 2015 нче елда аларның саны 12 булган. Тормыш иминлеге нигезләре буенча - 11 җиңүче һәм призер (2015 нче елда - 7), информатика буенча 8 җиңүче һәм призер (2015 нче елда - 4), технология буенча - 12 җиңүче һәм призер (10 кеше булган), хокук буенча 16 җиңүче һәм призер (былтыр - 14). Йомгаклау этабында катнашучыларны әзерләүдә республиканың 200 гә якын укытучысы катнашкан, аларның 95 е бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерларын укыткан. Эш нәтиҗәләре буенча 37 учреждение Татарстанның иң яхшы белем бирү оешмасы дип танылган.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International