“Сәләт” оешмасы активистлары һәм татар телендәге “Безнең фикер” дебатлар лигасы җиңүчеләре Римма Ратникова белән очрашты

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген “Сәләт” йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова “Сәләт” оешмасы активистлары һәм татар телендәге “Безнең фикер” дебатлар лигасы җиңүчеләре белән очрашты. Очрашу эшлекле мәҗелес рәвешендә үтте. Аны “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова алып барды.

"Сәләт" каршында оешкан "Дебатлар республикасы" ("Республика дебатов") белем бирү-фикер алышу үзәге җитәкчесе Аммар Әл-Әнси билгеләп узганча, татар телендә дебатлар үткәрү идеясе туу тарихы турында кыскача сөйләп үтте. Быел инде икенче сезон тәмамлана, былтыр ул турнир рәвешендә генә узган. Аммар Әл-Әнси быел турнирда “Асыл” командасы (Алинә Галиева һәм Дилә Гарипова) җиңүен, иң оста спикер булып Ләйсән Миңнуллина танылуын әйтеп китте. Аннан соң “сәлкешләр” һәм дебатларны оештыручылар үзләре белән таныштырып үтте.

Римма Ратникова, шулай ук, кыскача үзе, хезмәт куйган эш урыннары турында сөйләп узды. Республика өчен авыр, болгавыр булган чорлардан күз йөгертеп үтте. Кичә академик Индус Таһировның 80 яшьлек юбилее билгеләп үтелүен искәртеп, аның дәүләт сәясәтенә зур өлеш кертүен ассызыклады.

Сөйләшү барышында тел, мәгариф үсеше, яшьләргә үсеш өчен мөмкинлекләр, шартлар тудыру, талантлы яшьләрнең авыллардан шәһәргә китүе, республикадан читкә китүе кебек темалар күтәрелде. “Татар теле республикада ни дәрәҗәдә сакланып калыр, бер 20 елдан нинди хәлдә булачакдип уйлыйсыз”  дигән сорауга җавап биреп, Римма Ратникова 20 елга ук алга карау катлаулы булуын әйтте. Ул 25 ел эчендә тел белән бәйле программалар кабул ителүен, бүгенге көндә инде аның кухняда гына файдалана торган тел булмавын билгеләп узды. “Әлбәттә, мәктәптә укыту программалары да роль уйнады, тик татар телендә иркен сөйләшүчеләр саны күпкә артты дип әйтә алмыйм”, - дип белдерде Р.Ратникова. Аның фикеренчә, татар теленә белем бирү программаларының сыйфаты шәпләрдән түгел. “Бәлки, 1 нче сыйныфтан ук башлап, аларны чит телләрне өйрәнү программаларына тәңгәлләштерү кирәктер”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, тел, ким дигәндә, бүгенге хәлдә сакланып калсын өчен, аның рәсми, символик статуслары булырга тиеш. “Бездә татар теле – дәүләт теле, халыкның йөрәгендә милләтебезне, мәдәниятебезне телдән аерып карап булмый дигән аңлау бар. Өченчедән, аңа ихтыяҗ зур булырга тиеш – менә бу өлкәдә әле проблемалар бар”, - диде ул. Айгөл Габдрахманованың “бәлки фән теле буларак киңәйтү кирәктер” дигән фикеренә җавап итеп, Римма Ратникова галимнәребезнең башкача уйлавын әйтте. “Фәнни ачышлар татар телендә булса, алар дөньяга ничек таныла соң, дип саный галимнәр”, - диде ул. Шулай да, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары тел сакланып калуга ышанычы зур булуына басым ясады. Моның өчен татар милләте вәкилләренең катгый позициядә торуы, татар теле үсеше өчен чаң сугып йөргән олпат шәхесләр булу зарур.

Очрашуда укытучы роле турында да сүз булды. “Бүген укытучыларның белемен тирәнәйтү өчен һәрвакыт шөгыльләнеп торуы, үз өстендә эшләве - бик мөһим мәсьәлә. Безнең җәмгыятьтә укытучының абруен күтәрү зарур”, - дип ассызыклады Римма Ратникова. Катнашучыларның берсе авылда барлык фәннәрне татар телендә укып, Бердәм дәүләт имтиханын русча тапшыруы турында әйтеп, бу – татар телендә белем биргән укытучының хезмәтенә хөрмәтсезлек билгесе кебек, дигән фикерен белдерде. Очрашуда, бәлки, авылларда, татар теле белән беррәттән, рус телен укытуны киңәйтергәдер, дигән фикер дә әйтелде. Шул вакытта авылдан шәһәргә килүче балаларга да җиңел булачак, һәм бу татар теленә комачаулык итмәячәк, дип уйлаучылар да табылды.

Алга таба очрашуда катнашучылар авылларда яшәргә теләге булган яшьләргә мөмкинлекләр тудыру әһәмияте турында әңгәмә корды.

“Миңа кайвакыт, син шундый дәрәҗәле урында эшлисең, ә һаман вак-төяк чараларга вакыт сарыф итәсең” диючеләр дә бар, әмма мин шәхсән үзем мондый очрашуларны вак-төяккә санамыйм, яшьләр белән очрашырга бик яратам. Шуңа күрә киләчәктә дә чакырып торыгыз – килергә тырышырмын”, - дип саубуллашты Римма Ратникова.

“Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, яшьләргә мондый мөмкинлекләр бирү – зур дәрәҗә. “Бер өстәл артында республиканың зур җитәкчеләре белән очрашу, әлбәттә, әзерлекне таләп итә, иң актив катнашучыларны сайлап алдык. Ел дәвамында лекторий кысаларында фән белгечләре белән очрашулар үткәреп торабыз, ә менә мондый җитди эшлекле аш – беренче проект. Безнең йортта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев булып китте. Алга таба Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка да “Сәләт” штаб-йортын күрсәтергә ниятлибез”, - дип уй-фикерләрен уртаклашты Айгөл Габдрахманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International