Казанның 5,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырый

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

 Бүген Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырый.

Бәйрәм чарасы Кремль яр буенда узачак. 5,5 мең чыгарылыш укучысын башкала мэры Илсур Метшин котлар дип көтелә.

Искәртәбез: Татарстан башкаласында күркәм гадәткә әверелгән гомумшәһәр бәйрәмен алып баручыларның берсе "Беренче канал"да "Вечерний Ургант" программасында "Острый репортаж" сәхифәсен алып баручы Алла Михеева булачак.

Чара сәхнәдән төп кыңгырау һәм укучылар кулларындагы меңләгән кыңгыраучыкның чыңы һәм соңгы мәктәп вальсын башкару белән тәмамланачак.

Өлкән сыйныф укучыларына мәктәп дәфтәрләре белән флешмобта да катнашырга туры киләчәк.

Концерт программасында "Йолдызлык" фестивале лауреатлары, "Прогульщики" төркеме, Михаил Урецкий, ТНТ каналында "Смех без правил" проекты җиңүчесе MC Zali катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International