КФУда Индус Таһировның 80 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара уза

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Бүген Казан федераль университетының төп бинасында актлар залында Татарстанның күренекле галиме, сәясәтчесе, ТР Фәннәр академиясе академигы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе Индус Таһировның 80 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара уза.

Юбилярны тәбрикләү чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, КФУ ректоры Илшат Гафуров, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм башкалар катнаша.

Илшат Гафуров Индус Таһировны КФУның профессор-мөгаллимнәр составы исеменнән тәбрикләп, бүген бик әһәмиятле вакыйга, бүгенге датаның озын иҗади юлны бәяләргә мөмкинлек бирә торган көн булуын, галим узган юлның үсеп килүче буын өчен үрнәк булуын билгеләп узды. Ул илдә тарих буенча белем бирә торган һәркайда Индус Таһиров исеме бик яхшы таныш булуын ассызыклады. Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһировны республика җитәкчелеге исеменнән котлап, аның Россия, Татарстан тарихын өйрәнүгә гаять зур өлеш кертүен билгеләп үтте. "Бу кеше үзен үзе "ясаган" шәхес. Аны бернинди зур җитәкчеләр ияртеп йөртмәде, ул үзен үзе танытты", - диде парламент башлыгы. ТР Президенты Указы нигезендә, Индус Таһиров ТРның "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International