Тел белеме өлкәсендә күренекле галимә Флера Сафиуллинаның тууына – 78 ел

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Тел белеме өлкәсендә күренекле галимә, үз вакытында Казан федераль университеты профессоры Флера Сафиуллинаның тууына бүген - 78 ел.

Флера Садри кызы Сафиуллина 1938 елның 24 маенда элеккеге Сарман (хәзерге Тукай районы) Теләнче Тамак авылында туган. Башта туган авылында сигезьеллык мәктәптә укый. 1953 елда, әтисе Яңа Чүриле районына (1956 елдан Арча районы) эшкә җибәрелү сәбәпле, гаиләләре белән шул районга күчеп китәләр. Флера шушы районда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлап, университетның татар теле кафедрасында эшли башлый. Күренекле тел галиме Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә 1962-1965 елларда аспирантурада укып, 1966 елда “Татар телендә сүз тәртибе”дигән темага кандидатлык, 2000 елда “Татар әдәби теле синтаксисының үсеше (XX гасыр)” дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Флера Сафиуллинаның бөтен эшчәнлеге Казан дәүләт университеты белән бәйле. Ул 1992 елга кадәр татар теле кафедрасында башта ассистент, аннары доцент булып эшли. Галимә 1992-2008 елларда Казан дәүләт университетының татар теленә өйрәтү кафедрасын җитәкли. Республикабызда татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертү юнәлешендә зур хезмәт куя. Галимә Берлинның Азат университетындагы (Германия) Тюркология институты белән хезмәттәшлек итә, Хельсинкида татар теле буенча лекцияләр укый.

Профессор Сафиуллина - татар тел белеменең үсешенә зур өлеш керткән галимә, 300ләп фәнни, методик хезмәтләр авторы, шуларның 70ләбе – китаплар. Аның җитәкчелегендә һәм авторлыгында югары уку йортлары, мәктәпләр, көллиятләр, гимназияләр өчен программалар, дәреслекләр төзелә. Ул лексикография, татар телен чит телләр аудиториясендә укыту методикасы юнәлешләрендә дә актив эшли. Флера Садри кызы – көчле фәнни мәктәбен булдырган галимә. Аның җитәкчелегендә дистәдән артык кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре якланган.

Ф.Сафиуллина – Татарстан Республикасы мәгарифенең атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия иясе, Халыкара Төрек академиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Телләр турындагы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, «Сөембикә», «Ялкын», «Мәгариф» журналларының редколлегияләре әгъзасы була. Ул җәмәгать эшлеклесе дә иде: 30 елдан артык академик группалар кураторы, тарих-филология факультетының партия бюросы әгъзасы һәм сәркатибе, шул ук факультетның профбюросы рәисе, факультетның стена газетасы редакторы, сайлау комиссиясе рәисе, Казан дәүләт университетының татар телен гамәлгә кую комиссиясе әгъзасы булды. Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән Флера Сафиуллинага “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән исем бирелде.

Галимә 2011 елның 6 декабрендә Казанда вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International