Бүген КФУ «Телевидение» яңа әзерлек юнәлеше буенча лицензия алды, дип хәбәр итә КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе.
Казан университетында төбәк һәм федераль компанияләр өчен кадрлар әзерләү озак вакыт “Журналистика” юнәлеше программасы буенча алып барылды. 2013 елда КФУда ачылган телетапшырулар һәм телепроизводство кафедрасы да шул ук традицияне дәвам итте.
Яңа лицензия яңа мөмкинлекләр бирә. Студентлар беренче курстан ук видеомонтаж һәм компьютер графикасы серләрен ача алачак, ә өлкән курсларда телетапшырулар алып бару, оператор эшенә, сценарий нечкәлекләренә төшенәчәк. Студентлар дүрт ел буе бакалавриатта, «Телевидение» юнәлешендә укыганда, университет телевидениесендә практика уза ала. Практик курслар Казан һәм Мәскәү телекомпанияләренең әйдәп баручы журналистлары, продюсерлары һәм режиссерлары мастер-класслары принцибы буенча төзеләчәк.