ТР Премьер-министры белән белем бирү нәтиҗәлелеге буенча Халыкара конгресс башлыгы хезмәттәшлек турында килеште

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген белем бирүнең нәтиҗәлелеге һәм аны камилләштерү буенча Халыкара конгресс президенты Михаэль Шратц белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Анда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Яклар мәгариф өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек һәм элемтәләрне җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Михаэль Шратц – 19-21 майда КФУ мәйданчыгында II Халыкара педагогика буенча белем бирү форумында катнашучыларның берсе һәм спикеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International