Татарстан студентлары җәйге чорда аена 38 мең сумга кадәр эшләргә мөмкин

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстан студентлары җәйге чорда аена 38 мең сумга кадәр акча эшләргә мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, хәзерге яшьләр еш кына хезмәт базары чынбарлыгына әзер булмый. "Замана студенты уку йортыннан көндәшлеккә сәләтле белгеч була алырлык белем алып чыкмый, - дип борчылуын белдерде Садыйков. - Хезмәт базарында үзеңнең көндәшлеккә сәләтлелегеңне күтәрүнең төп формасы - студентлар хезмәт отрядларында катнашу".

Аның сүзләренчә, узган ел 11,5 мең чамасы татарстанлы студентлар хезмәт отрядларына урнаштырылган. "Агымдагы елның төп бурычы узган елгы күләмне саклау, шулай ук эш санын һәм сыйфатын да. Бу гади бурыч түгел. Безнең отрядлар өчен ничә эш урыны бирелүе турында да борчылу булуын сизәбез", - диде ул. Садыйков ассызыклаганча, төп шарт - һәр студент белән хезмәт килешүе төзү. "Без студентларыбызны якларга тиеш", - диде ул.

Ринат Садыйков билгеләп узганча, иң күп акчалы эш белән студентлар төзелеш отрядларында катнашучылар тәэмин ителгән. Аларда уртача айлык хезмәт хакы 38 мең сум, ә медицина тикшеренүе һәм юл бәясен эш бирүче күтәрә. Быел республиканың төзелеш отрядлары Чиләбе өлкәсенә эшкә җибәрелә, шулай ук «Восточный», «Плесецк», «Поморье» космодромнары бөтенроссия студентлар төзелешендә катнашу өчен заявкалар бирелгән. Республикада студентлар отрядларын балалар бакчасы, мәктәп, хастанә кебек социаль объектлар төзелешенә җәлеп итү планлаштырыла. "Без төзелеш отрядлары өчен юл бәясе бушлай һәм өч тапкыр кайнар ризык булдыру турында килешергә тырышабыз. Шулай ук эш бирүче ягыннан куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиеш", - дип ассызыклады ул.

Шулай ук ерак араларга йөри торган поездларда озата баручылар отрядларында катнашучылар аена 32 мең сумга кадәр акча алачак. Моның өчен студентлар 3 айлык бушлай курслар һәм катгый медицина тикшерүе узалар.

Садыйков сүзләренчә, иң өстенлекле һәм перспективалы юнәлешләрнең берсе - студентлар педагогика отрядлары. Ел саен 1300-1400 егет һәм кызлар студентлар педагогика отрядлары эшендә катнаша, кайберләре Кара диңгез яр буе лагерена китә. Дөрес, вожатый булганчы, барлык кандидатлар республика вожатыйлар мәктәбендә өч айлык курслар узалар. "Быел Татарстанда ике педагогика отряды Кырым лагерена барырга җыена, тагын бер лагерь белән килешү төзү каралган", - диде ул. Педагогика отрядларында катнашучыларга Татарстан лагерьларында смена өчен 12-13 мең сум тәкъдим итә, ә Кара диңгез яр буенда - 8 мең сумга кадәр.

Дөрес, эш бирүчеләр бер як юл өчен генә түлиләр, шулай ук туклану һәм яшәү - бушлай.

Спикер сүзләренчә, быелгы яңалык - студентлар сервис отрядларын формалаштыру. Хәзер шундый бер отряд Кырымга җибәрелгән. Татарстанлылар «Ялта-Интурист» кунакханә комплексында җыештыручы, официант, пляж хезмәткәре, пешекче ярдәмчесе булып хезмәт куялар. Отряд эшендә мәгариф оешмаларыннан 400 чамасы студент катнаша. Мондый отрядларда хезмәт хакы - 17 мең сум чамасы.

Садыйков журналистлар белән очрашу ахырында, 15 июньгә кадәр студентлар отрядлар формалаштыруда катнашу өчен Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге офисына (Тукай ур., 58) мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International