Кичә Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы сәхнәдә “Россия Студентлар язы” фестивален ачу тантанасы узды.
Чарада Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Сергей Поспелов, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты. Тантананы MTV телеканалы генераль директоры Яна Чурикова һәм Михаил Волконадский алып барды.
Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Сергей Поспелов студентларга күтәренке кәеф өчен рәхмәтен җиткерде. “Безнең көчебез шунда ки, без бер-беребезнең мәдәниятен һәм тарихын беләбез, без бербөтен куәтле күпмилләтле ил, - дип ассызыклады ул. – Бу фестиваль шул ягы белән үзенчәлекле: Казандагы форум белән без Россиядә 2017 нче елда узачак Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален кабул итүгә әзерләнәбез”.
“Биредә илнең иң талантлы яшьләре җыелган, - дип билгеләп узды Павел Красноруцкий. – Казан илнең 70 тән артык төбәгеннән рекорд сандагы катнашучыларны кабул итә”.
Владимир Леонов исә, Казанда Россия Студентлар язы өченче тапкыр үткәрелгәнен билгеләп үтте. “Катнашучыларга һәм жюрига уңышлар!” – диде ул.
Министр татарларда “артка” сүзе булмавын, ә бары тик “алга”, “вперед” сүзләре генә популяр булуын шәрехләде, ә артка барырга кирәк була калса, кире борылып, “Алга” дияргә кирәк. Шулай итеп, фестиваль берничә мең кешенең нәкъ менә “Алга!” шигаре белән ачылды.
Фестиваль ачылыр алдыннан, финалда катнашучы 76 төбәктән 3 меңгә якын кеше Казан Кремленнән КФУга кадәр атлады. Алар алдында «LP» төркеме чыгыш ясады. Шулай ук, “Пицца” төркеме солисты Сергей Приказчиков, “Мураками” төркеме, Диләрә Ваһапова чыгышлары булды.
“Россия Студентлар язы” фестивале башлану хөрмәтенә һавага 3 мең шар очырылды. Аңа кадәр илкүләм финалда катнашучы 76 төбәк флагы белән баннер җәелдерелде.
Илкүләм фестивальнең финалы Казанда Россиянең иң талантлы студентларын җыйды, аларның иҗатына 40 тан артык эксперт – әйдәп баручы сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре бәя бирә. Быел Студентлар язына рекорд сандагы катнашучылар килгән. Фестиваль 20 нче майга кадәр дәвам итәчәк.